+3 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Милли проектлар
30 Мая 2020, 19:15

Яндекс.Лицейда уку тәмамланды

Башкортстан шәһәрләренең 11 мәйданчыгында Яндекс.Лицей эшли. Яндекста уку елы Уфа, Стәрлетамак, Салават, Нефтекама һәм Ишембай шәһәрләрендә тәмамланды.

Шулай итеп, республика буенча 167 укучы беренче курсны тәмамлаган, ике еллык программаны 74 кеше укыган, ә 14 укучы төп белем алу форматы буенча укуларын тәмамлаган.

Бу уку елын студентларга дистанцион режимда тәмамларга туры килде. Яндекс.Лицей мондый форматка тиз җайлашты һәм гадәти уку процессын саклап калды. Студентларның алган белемнәре IT-компанияләрдә стажёр булып эшли башлау өчен җитәрлек.

IT өлкәсендә балаларны бушлай укыту проекты Яндекс.Лицей мәйданчыгында республикада инде 2 ел эшли. Бу Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Русия Федерациясенең санлы икътисады" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда этәргеч булып тора.


Фото: vr-vyksa.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yandeks-Litseyda-uku-t-mamlandi-295292/
Читайте нас