Республика игенчеләре 30 майга 34 мең гектар карабодай чәчкән. Бу - планга карата 63 процент. Чагыштыру өчен: былтыр бу көнгә карабодай 5 мең гектарга кимрәк чәчелгән иде.
Бу популяр ярма культурасының иң зур мәйданнары Бишбүләк районында планлаштырылган - 6 мең гектардан артык, әлегә планның 15 проценты гына чәчелгән. Ә менә илешлеләр карабодай чәчүне төгәлләп килә инде, планлаштырылган 2,9 мең гектарның 2,6 мең гектарында чәчү тәмам.
Русия Президенты билгеләгән авыл хуҗалыгын үстерү буенча гомумдәүләт проектлары республикада даими игътибар үзәгендә. Быел чәчү җирләренең зур күләмгә арттырылуы да - моның ачык мисалы.