-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 июнь 2020, 12:05

"Китап укыган баланы кочаклыйк!" акциясе старт ала

Әлеге акция укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итәчәк.

1 июньнән "Китап укыган баланы кочыклыйк!" акциясенең өченче циклы старт ала, ул Русия авторлары, шул исәптән Башкортстан язучыларының заманча әдәбиятына багышланган.

Исегезгә төшерәбез: акция 2020 елның 6 апрелендә башланды, анда гаиләләр дә, мәгариф оешмалары да катнаша ала, шул исәптән укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары, китапханәчеләр, тәрбиячеләр һәм, әлбәттә, балалар үзләре дә катнаша.

Безнең катнашучыларны «Каникулларда китап укыйбыз» акциясенең өченче циклында катнашырга чакырабыз, аны үткәрү сроклары - 1 июньнән 31августка кадәр.

Видеороликлар, яки бала белән гаиләнең китап укуы фотосурәтләрен социаль челтәрләрдәге битләрдә (ВКонтакте, Инстаграм, Фейсбук) түбәндәге хештеглар белән урнаштырырга кирәк:

#Обнимем_ребенка_с книгой!
#Китап_уҡыған_баланы ҡосаҡлайыҡ!
#Өйдә укыйбыз
#Туған_телемдә - уҡыйым!
#Өйҙә_уҡыйым
#Укыйбыз_балалар классикасын

Роликның озынлыгы өч минуттан да артык булмаска тиеш, башта гаиләне, муниципаль районны, торак пунктны, белем бирү оешмасын әйтергә, әсәрнең авторын һәм ничек аталуын күрсәтергә кирәк.

Фотосурәтләр астында китап һәм шәхси тәкъдимнәр турындагы мәгълүмат белән имза ясарга тәкъдим ителә.

Әлеге башлангыч Русия Президенты билгеләгән "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда янә бер баскыч булачак.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Kitap-ukigan-balani-kochakliyk--aktsiyase-start-ala-296243/
Читайте нас