0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 июнь 2020, 10:45

Авылларга фельдшер кирәк

Баймак районында тиздән ике заманча фельдшер-акушерлык пункты сафка кертелергә тиеш.

Республика адреслы инвестиция программасы чикләрендә Ярат һәм Түбәнге Идрис авылларында төзелеш эшләре тәмамлануга таба бара. Һәр объектка өч миллион сумнан артык акча бүленгән. Медицина учреждениеләрен июньдә файдалануга тапшырыу бурычы куелган.
Үткән гасырның 80нче еллар башында үз ишекләрен ачкан Түбәнге Идрис авылының фельдшер-акушерлык пункты инде заман сынавын үткән.
“Кыш көннәре бигрәк авырга туры килә иде, чөнки утын ягып җылытылган бина иске булу сәбәпле, җылысы озак тормый, идән такталары арасыннан җил уйный иде”, – дип искә ала авылның тәҗрибәле фельдшеры Фәимә Солтанова. Ул яңа бинага куанып бетә алмый.
Дәүләт ярдәме белән районның Ярат авыл биләмәсендә дә заманча бина калкып чыккан. Ул 320 кешене, шул исәптән 52 баланы хезмәтләндерәчәк.
Авылда фельдшер элек-электән алыштыргысыз, хөрмәтле кешеләрдән санала. Чөнки тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, ул һәрвакыт ярдмәгә ашыга. Бигрәк тә район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда. Шуңа да РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы булдырылган “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырыла.
Фото:bash.news
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Avillarga-feldsher-kir-k-298972/
Читайте нас