-9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 июнь 2020, 10:50

Аскар балалар сәнгать мәктәбе матди-техник базасын яңартты

Башкортстанның Әбҗәлил районындагы Аскар балалар сәнгать мәктәбе Владимир Путинның май указы белән расланган «Мәдәният» милли проектын республикада гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә матди-техник базасын яңартты.

Сәнгать мәктәбенә компьютер, ноутбук, музыка җиһазлары һәм уку материаллары кайтарылды, бу мәктәпкә белем бирүнең сыйфаты югары дәрәҗәгә чыгарга, укытуның заманча формаларын кулланырга мөмкинлек бирә.
Шушы көннәрдә учреждениедә БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова булды. Сәнгать мәктәбе директоры Гүзәл Ниязгулова мәктәп буенча экскурсия үткәрде, яңа техник җиһазланышы һәм ремонтланган кабинетлар күрсәтте.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/skar-balalar-s-ngat-m-kt-be-matdi-tehnik-bazasin-ya-artti-301089/
Фото: mgazeta.com
Читайте нас