-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 март 2021, 10:00

Быел кемнәр диспансерлау үтәргә тиеш?

Башкортстанда быел “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында 939 058 кеше профилактик медицина тикшеренүе үтәргә тиеш.

Өлкәннәрне диспансерлауда республиканың 83 медицина учреждениесе катнаша.
Диспансерлау инвалидлыкны һәм иртә үлемне, куркыныч авыруларны кисәтүгә юнәлтелгән. Ул 18-39 яшьлекләр өчен 3 елга бер тапкыр үткәрелә. Димәк, быел медицина хезмәткәрләре диспансерлауга 1979, 1982, 1985, 1988, 1991, 1994, 1997, 2000, 2003 елда туганнарны көтә. 40 яшьтән өлкән гражданнар өчен диспансерлау ел саен үткәрелә.
Өлкән яшьтәгеләр ел саен тикшеренү үтүне ошатуын, белгечләрнең киңәшләре тормышны сыйфатларык итәргә булышуын билгели.
Диспансерлауны ел ахырына кадәр яшәү урыны буенча теркәлгән поликлиникада үтәргә була. Табибка язылу гади: 13-01 телефоны, Дәүләт хезмәтләре яисә “К врачу” мобиль кушымтасы аша.
Фото: tvoy-bor.ru
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: