+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 март 2021, 09:50

Яңа ФАПка халык шат!

Кичә Стәрлетамак районының Помряскино авылында күптән көтелгән вакыйга булды - ФАП ачылды.

Авылда фельдшер-акушерлык пунктына ихтыяҗ күптән бар иде. «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында мондый мөмкинлек барлыкка килде.
Фельдшер-акушерлык пункты бинасы инде көз көне үк монтажланган иде, Айгөл авыл советы көче белән инженерлык коммуникацияләре үткәрелде, насос, канализация, фильтрлар урнаштырылды, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандус булдырылды. Яңа медпункт якты һәм иркен, 90 квадрат метр мәйданлы бинада урнашкан, барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм мебель белән җиһазландырылган.
"Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрү – җитди эш. Сәламәтлек саклауны оптимальләштерү елларында район 46 ФАПның берсен дә югалтмады, чөнки төп девиз - кешеләр файдасына эшләү", - ди хакимият башлыгы урынбасары Илдар Газизов.
"Медиклар һәркем алырлык һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә әзер, ә пациентлар хәзер уңайлы шартларда төрле дәвалау процедураларын алала", – ди Стәрлетамак 2нче шәһәр дәваханәсенең баш табибы Эльвира Гыйльванова.
Помряскино авылында 400гә якын кеше яши. Хәзер аларга сыйфатлы медицина ярдәме алу өчен еракка барырга кирәкми.
Фото: Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: