+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 март 2021, 10:15

Яңа җиһаз эшне уңайлырак итә

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Октябрьскийның 1нче шәһәр дәваханәсенә операция хирургия өстәле кайтты.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, күпфункцияле операция өстәле 1,5 миллион сум тора һәм барлык төр хирургия эшләренең таләпләренә җавап бирә.
Дәваханәнең баш табибы Сергей Иванов әйтүенчә, бу өстәлләрнең иң мөһим үзенчәлекләре – модульле яту урыны, ул кеше гәүдәсе анатомиясенә ярашлы, теләсә нинди хирургия гамәлләрен башкарганда ныклы таяну мөмкинлеге тәэмин итеп, оста проектланган. Заманча конструкция медицина пресоналы эше өчен уңайлы шартлар тудыра.
Республика дәваханәләренә “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында яңа җиһазлар кайтуы дәвам итә. Күптән түгел республика онкодиспансерына заманча кыйммәтле җиһаз кайтуы турында хәбәр иткән идек.
Фото: mgazeta.com
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: