+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 март 2021, 14:15

Чүплекләр кимергә тиеш

Кичә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәте утырышын уздырды, анда каты коммуналь калдыкларның рөхсәт ителмәгән чүплекләрен бетерү мәсьәләсе каралды.

Табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров хәбәр иткәнчә, калдыкларның республика кадастры мәгълүматлары буенча, гомум мәйданы 2200 гектар булган 122 рөхсәтсез чүп-чар өемен бетерәсе калган. 2019 елда 604 чүплек бетерелгән, былтыр 473 чүплек юкка чыгарылган, алар барлыгы 1077 чүплек тәшкил итә.

- 1 мартка булган мәгълүматларга караганда, легаль булмаган чүплекләрнең күбесе Авыргазы, Хәйбулла, Борай, Баймак һәм Күгәрчен районнарында теркәлгән, - дип билгеләде министр. - Чүплекләрне бетерүгә керешмәгән районнар да бар, ә атап әйткәндә, алар - Белорет, Иглин, Караидел, Мәчетле районнары.

Әлеге вакытта «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында Дуван районында каты көнкүреш калдыклары полигонының 2нче чиратын төзү тәмамланып килә. Күгәрчен, Миякә, Зианчура районнарында тагын 4 полигон, Белорет районында полигонның 2нче чиратын төзү каралган. Бу барлык чүплекләрне бетерергә һәм республикада якындагы 10 елда калдыклар урнаштыру мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: