+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 март 2021, 14:00

"Чиста ил" форумы табигатьне яхшырта!

"Чиста ил" II Халыкара форум-күргәзмәсендә "Экология" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру турында фикер алышачаклар.

Бүген, 16 мартта, Сколковоның инновацион үзәге технопаркында «Экология» гомумдәүләт проектының барлык юнәлешләрен гамәлгә ашыруга багышланган иң зур чара эшли башлаячак.

Русия Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән «Чиста ил» ассоциациясе оештырган форумда үзебезнең бизнес һәм хакимият органнары, иҗтимагый экологик берләшмәләр, профильле киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашачак. Башкортстаннан чарада Табигатьтән файдалану һәм экология министрының беренче урынбасары Нияз Фазылов катнашачак.

- «Чиста ил» халыкара форумы - «Экология» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру өлешендә Русия субъектлары арасында тәҗрибә уртаклашу өчен идеаль мәйданчык. Ассоциация тарафыннан анда иң яхшы технологияләрне үстерү өлкәсендә квалификацияле белгечләр һәм спикерлар чакырылган, - дип билгеләп үтте Нияз Фазылов.

«Чиста ил» II Халыкара форум-күргәзмәсе кысаларында «Экология» гомумдәүләт проектының масштаблы үзгәрешләре турында фикер алышуга, шулай ук һәр федераль проектны тормышка ашыру мәсьәләләре, экологик проектларны үстерү буенча халыкара тәҗрибәгә һәм төп мәсьәләләрне хәл итүгә басым ясау планлаштырыла.

Форумның төп вакыйгасы булып «Экология өлкәсендә кадрлар потенциалын формалаштыру» сессиясе, Идел буе федераль округы вәкилләре катнашлыгында «Алдынгы технологияләр» Федераль мәгариф консорциумының Попечительләр һәм координацион советының киңәйтелгән утырышы булачак.

Сессия кысаларында форумда катнашучылар һәм кунаклар экология өлкәсендә тотрыклы үсеш буенча глобаль трендларны караячак, «I һәм II класслы куркыныч калдыкларны эшкәртү, үтилләштерү һәм зарарсызландыру» дигән тулы инновацион циклның комплекслы фәнни-техник проекты, «Экозабота» проекты турында фикер алышачаклар.

Утырыш трансляциясен ТАСС басмасы сайтында ( https://tass.ru ) һәм басманың социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә дә карарга мөмкин.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: