+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 март 2021, 14:05

"Проектлар өчен бердәм мәгълүмати платформа булдырырга кирәк..."

Башкортстан Хөкүмәте 100гә якын проектны (гомумдәүләт, өстенлекле инвестицион проектлар, халыкара чаралар) тормышка ашыра. Алар буенча эшчәнлекне оптимальләштерү өчен Республика белән идарә итү үзәге базасында бердәм мәгълүмати платформа булдыру планлаштырыла. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.

- Гамәлгә ашырылучы проектларның күп булуын исәпкә алып, әлеге мәгълүматны Республика белән идарә итү үзәгендә системалаштырырга һәм традицион документ әйләнешеннән бердәм мәгълүмати платформа базасында үзара бәйләнешнең санлы форматына күчәргә кирәк. Бу безгә оператив рәвештә нәтиҗәле карарлар кабул итәргә һәм онлайн-режимда эшне контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк, - дип хәбәр итте Рөстәм Моратов.

Беренче вице-премьер, Хөкүмәткә челтәрле планлаштыру методологиясен эшләргә кирәк, дип өстәде. Шул исәптән, проектның кыскача паспортын әзерләргә кирәк, ул үз эченә проектның кураторы һәм җитәкчесе, төп күрсәткечләр исемлеге, проектның башлану һәм тәмамлау даталары турында мәгълүматны алачак.

– Без Хөкүмәт аппараты һәм Санлы үсеш министрлыгы белән консультацияләр уздырдык. Бүгенге көндә әлегә адаптацияләнгән IT-чишелешләр юк. Бу мәсьәләне хәл итүнең берничә мөмкин варианты бар, - диде министр.

Бу гамәл, шулай ук, "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә ирешүгә ярдәм итәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: