+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 март 2021, 09:20

Чүпнең дә үз урыны булырга тиеш бит инде!

Башкортстанда 2 122 санкцияләнмәгән чүплек юк ителгән, аларның гомум мәйданы 2200 гектар тәшкил итә. 2019 елда 604 чүплек бетерелгән, узган елда – 473 чүплек, бу исә барлыгы 1077 урында дигән сүз.

"1 мартка булган мәгълүматларга караганда, легаль булмаган чүплекләрнең күбесе Авыргазы, Хәйбулла, Борай, Баймак һәм Күгәрчен районнарында теркәлгән. Төбәк операторлар, аларның инвестицион программалары нигезендә, Кыйгы, Благовар, Баймак, Мелевез Бәләбәй, Дүртөйле, Балтач районнарында гына каты көнкүреш калдыклары полигоннарын төзергә планлаштыралар.
Русия башлыгы Владимир Путинның май указы белән барлыкка килгән «Экология» милли проекты кысаларында Дуван районында гына каты көнкүреш калдыклары өчен полигон төзелеше төгәлләнеп килә. Күгәрчен , Миякә, Зианчура районнарында тагын дүрт полигон төзеләчәк. Бу барлык чүплекләрне бетерергә һәм республикада киләсе 10 елда калдыклар урнаштыру мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: