+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 март 2021, 09:25

Пандемия чорында кафеның эше тукталмаган

«СУШИ HAUSE» кафесы Югары Тәтешле авылы үзәгендә урнашкан. Шәхси эшкуар Инга Арсланова бу кафены 2016 елда арендага алынган бинада ачкан.

Кафе яшьләрнең генә түгел, өлкән кешеләрнең дә яраткан урынына әверелгән. Биредә роллар һәм пицца белән сыйланып, дуслар, туганнар белән аралашып утырырга була. Еш кына, бигрәк тә бәйрәм көннәрендә, эшкуар үз продукциясенә акцияләр оештыра, шул рәвешле яңа клиентлар саны арта бара. Гадәттә, монда килеп, бер тапкыр ризыклардан авыз иткән кешенең тагын киләсе килә һәм ул кафеның даими клиентына әверелә.
"Коронавирус пандемиясе башлангач, миңа эш форматын үзгәртергә туры килде, өйләргә заказлар кабул итә башладык. Шул рәвешле эш урыннарын саклап калуга ирештек, эшләрен югалтучылар булмады. Коллективка хезмәт хакын түләү, шулай ук профилактик һәм дезинфекция чаралары үткәрү өчен 162 300 сум күләмендә дәүләт ярдәме алып, чыгымнарны компенсацияләдек. Бу чорда дәүләт ярдәме бик урынлы булды, - ди эшкуар.
Ил башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү" милли проекты кысаларында коронавирус пандемиясе чорында бизнес алып баручыларга Хөкүмәттән мондый ярдәм алу аеруча куанычлы.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: