+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 март 2021, 12:05

Авыл халкы грантлар ота

Дәүләт ярдәмен тоеп, 2020 елда Дүртөйле районында 13 кеше беренче тапкыр фермерлык эшенә керешкән.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек башлангычларына ярдәм күрсәтү» милли проекты кысаларында «Авыл кооперациясен үстерү һәм фермерларга ярдәм итү системасын булдыру» төбәк проекты тормышка ашырыла. Ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшкуарлык эшенә тотынучылар өчен зур ярдәм булып тора.
2020 елда Дүртөйле районында 13 кеше беренче тапкыр агробизнес эшенә керешкән. Кемдер крестьян-фермер хуҗалыклары төзегән, кемдер агросәнәгать предприятиеләренә эшкә урнашкан.
Дүртөйлеләр дәүләт субсидияләрен алу өчен оештырылган конкурсларда актив катнаша.
Мәсәлән, Салават Хәбиров, «Агростартап» грантлар бирү бәйгесендә катнашып, 4 миллион сум акча алган. Бу акча аңа малчылык өлкәсендәге бизнес-проектын тормышка ашыру мөмкинлеген биргән.
Зимфира Төхбәтуллина исә «Агростартап» аша 4,5 миллион сумлык дәүләт ярдәме алган.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: