+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 март 2021, 11:35

Пляжга барабызмы? Тәтешлегә!

Югары Тәтешле авылында тиздән Бармыш елгасы буасында пляж зонасы булачак.

25 гыйнварда «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» гомумдәүләт проекты буенча Башкортстан Республикасы Тәтешле районының Югары Тәтешле авылында Бармыш елгасында буа территориясен төзекләндерү башланды.

Беренче этапта быел машиналар йөрү өлешен, автомобильләр өчен тукталышларны, буа периметры буенча асфальт-бетон өслекле тротуар урнаштыру буенча эшләр планлаштырылган,

Киләсе елда гамәлгә ашырылачак икенче этап пляж зонасын, катамараннар өчен причал, балалар һәм спорт мәйданчыклары, фонтан һәм гражданнарга күңелле һәм файдалы күңел ачу өчен башка бик күп объектларны төзүне күздә тота.

Беренче проект буенча эшләрне быел 15 октябрьгә тәмамлау планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез: "Заманча шәһәр мохитен формалаштыру" гомумдәүләт проекты Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2018 елдагы указы белән расланган, аңа ярашлы, Башкорстанда байтак эшләр башкарылды.

Фото: Тәтешле районы хакимияте.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: