+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 март 2021, 15:15

Путин җаваплылык таләп итә

Русия Президенты Владимир Путин гомумдәүләт проектлары кысаларында планлаштырылган чараларны үтәгәндә барлык хокук бозуларны тыюны таләп итә.

Бу хакта ул Русия Федерациясе Генпрокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.

«Бу максатларга шактый дәүләт акчасы бүлеп бирелә, һәм бу акчалар үсешкә, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә эшләргә тиеш. Барлык хокук бозучыларга катгый рәвештә җәза бирергә кирәк», — диде Президент.

Владимир Путин сүзләренә караганда, сәламәтлек саклау кебек төп өлкәгә аерым игътибар бирергә кирәк. Прокурорларның бурычлары арасында төбәк программаларының һәм профильле гомумдәүләт проектлары чараларының чынлыкта ничек гамәлгә ашырылуын контрольдә тоту гына түгел, ә күп кенә башка мәсьәләләрне хәл итүне дә җентекләп күзәтү.

Русиядә гомумдәүләт проектлары 2019 елдан Владимир Путинның май указлары нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Фән», «Демография», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен колачлый.

Фото: "Кремлин.ру"
#ВладимирПутин
Читайте нас: