+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 март 2021, 09:30

Автоклуб һәр авылга барып җитә

Авыл тамашачылары аның артистларын көтеп ала.

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган һәм гамәлгә ашырылучы «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынган автоклуб хезмәткәрләре Тәтешле районы халкын кабат шатландырды. Чаралар Яңа Тәтешле авылында узды.

Иртә таңнан өлкәннәр һәм балалар кыңгырау, чәчәкләр һәм тасмалар белән бизәлгән атларда авыл әйләнделәр, гармунда уйнап, барлык авыл халкын бәйрәмгә чакырдылар. Һәм, традиция буенча, бу көнне йоклап калучыларны уятып, кар көртләренә ташладылар.

Ә көндезге 12дә юмарт "Масленица" авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда дистәләрчә кунакны җыйды. Бай программа барысына да чын бәйрәм атмосферасына чумарга мөмкинлек бирде, дәрт өстәде. Бәйрәмдә күңелле җырлар, әйтемнәр, такмаклар яңгырады. Балалар һәм өлкәннәр чанада, чаңгы шуу һәм башка конкурсларда бик теләп катнаштылар. Барысын да коймак һәм хуш исле ботка белән сыйладылар. Бәйрәмнең төп символы - кыш карачкысын «Ян, ян, сүнмәс өчен ачык ян!» дия-дия яндырдылар. Шул рәвешле, кышкы салкыннар белән саубуллашканда вирус та бездән китәр дип өметләнәләр.

Авыл хакимияте башлыгы Николай Рахимҗанов мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерде һәм болай диде: "Автоклуб бүгенге чарада катнашкан һәр кешенең йөрәген яулады. Безнең бәхеткә, халыкка хезмәт итүче "Мәдәният" гомумдәүләт проекты бар".

Фото: Тәтешле районы хакимияте.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: