+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 март 2021, 10:30

Һәр бала уңышлы булсын өчен!

Балтач районының Сәйтәк мәктәбендә “Башкортстан Кванториумы” мобиль технопаркы ачылды.

Технопарк Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проектының “Һәр баланың уңышы” дип аталган федераль проекты кысаларында эшли.
Ике атна дәвамында район мәктәпләре укучылары, югары технологик заманча корылмалар белән җиһазландырылган махсус мәйданда, күп төрле фәнни-гамәли һәм инженер-техник юнәлешләр – Квантумнарда үзләренең белемнәрен тулыландыра алачак. Мәсәлән, “геоквантум” – геомәгълүмати технологияләрне өйрәнүне үз эченә алса, “аэроквантум” – пилотсыз оча торган аппаратларны өйрәнә. “VT квантум” – виртуаль һәм өстәмә рәвештә чынбарлыкны өйрәнсә, “IT-квантум” – мәгълүмати технологияләрне һәм “робоквантум” – робототехниканы үзләшерүне үз эченә ала. Квантумнарны тулысынча тәэмин итү өчен Хайтек цех кулланыла, ул – югары технологияләр (3D-принтерлар, лазер гравировкалы станоклар һ.б.) белән җиһазландырылган мастерская.
Мәктәп директоры Руфина Ибраһимова, проектта катнашучылар белән очрашуда болай диде: “Без нәкъ менә безнең мәктәптә Башкортстан Кванториумының мобиль технопаркы эшлиячәге белән горурланабыз. Бу – безнең барыбыз һәм балаларыбыз өчен яңа технологияләр, проектлау нигезләре, робототехника сәнәгать дизайны белән танышу, өйрәнү өчен зур мөмкинлекләр ача. Безнең өчен балаларның үзләрен һәм үз эшләрен командада күрә алачаклары бик мөһим!”.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: