+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 март 2021, 11:40

Агыйдел буен ни көтә?

Дүртөйледә яшәүчеләр янә республиканың кече шәһәрләре белән алышка чыга.

Әгәр алар Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия бәйгесендә җиңсәләр, димәк, Агыйдел буен төзекләндерү мөмкинлеге туачак, дигән сүз. Әмма моңа ирешү өчен зур эшләр башкарып чыгарга кирәк.
Бу җәһәттән шушы көннәрдә Дүртөйлегә Казаннан архитекторлар һәм Башкортстан шәһәрләрен үстерү институтыннан вәкилләр килгән. Район хакимияте һәм шәһәр халкы белән берлектә үткән очрашуда Агыйдел буен төзекләндерү буенча фикер алышынган.
А315 архитектура һәм дизайн студиясе җитәкчесе Илгиз Разетдинов әйтүенчә, биредә яр буе ландшафты бик үзенчәлекле, елның нинди генә мизгеле булмасын – искиткеч сокландыргыч пейзаж ачыла. Шуңа проектта шәһәрнең төп кыйммәте булган елганың үзенчәлекләрен күрсәтү мөһим.
Дүртөйле халкы да үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен җиткерде. Мондый очрашулар тагын булачак әле. Чөнки ил президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты уртак фикергә таянып эшләүне максат итеп куя.
Әйткәндәй, моңа кадәр дә дүртөйлелеләр, әлегә бәйгедә катнашып, җиңүләргә ирешкән иде.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Agiydel-buen-ni-k-t-727171/

Фото: durtuli.bashkortostan.ru/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: