+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 март 2021, 12:00

Элекке белән хәзергене чагыштырасы түгел

Дмитриевка участок дәваханәсеннән 5 километр ераклыкта яңа фельдшер-акушер пункты калкып чыкты. Ул ил президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында төзелгән.

Иске ФАП 1972 елда салынган булган һәм 26,8 квадрат метр мәйданлы бина нормативларга җавап бирмәгән, канализация, су үткәргеч, бәдрәф булмаган. Фельдшер Татьяна Фокина әйтүенчә, бинада һәрвакыт салкын булган. Балаларны кабул итү өчен ул җылыту корылмаларын кабызган, ә суны күрше йортлардан ташыганнар.
“1985 елга кадәр Начапкино авылын да хезмәтләндерә идек. Чакыруларга җәяү йөрергә туры килде, – дип искә ала фельдшер. – Телефон да юк. Әмма халык нык ачык иде. Берәр хәл була калса, шунда ук бер-берсе аша хәбәр җиткерәләр иде”.
Бүген Татьяна Фокина яңа ФАПта эшләвенә сөенеп бетә алмый. Биредә халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен бар шартлар тудырылган. ФАП өч – Җиләкле алан, Ушаково һәм Ясный авыллары халкын хезмәтләндерә. Агымдагы елның беренче кварталында гына 250 пациентны кабул итәргә өлгергәннәр.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Elekke-bel-n-h-zergene-chagishtirasi-t-gel-727275/

Фото: mgazeta.com
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: