+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 март 2021, 11:15

Республика матурлана

Паркларны, скверларны, ял итү мәйданнарын, елга буйларын реконструкцияләү өчен федераль бюджеттан 1,77 миллиард сум акча бүленәчәк.

Бу хакта Хөкүмәт утырышында торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова белдерде.
Төзекләндерү эшләре “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты һәм Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча башланган кече шәһәрләрдә һәм тарихи авылларда уңайлы шәһәр мохитын булдыру проектларының Бөтенрусия конкурсы кысаларында үтәчәк.
123 объект буенча килешүләр төзелгән, калганнары буенча эш бара. Эшләр 1 апрельдә башланырга һәм 1 сентябрьдә тәмамланырга тиеш.
Тиздән Агыйделдә, Дүртөйледә, Мәләвездә, Яңавылда һәм Краснокама районының Николо-Березовка авылында биш конкурс проекты буенча эшләр тәмамланачак. Моннан тыш, тагын сигез проектны тормышка ашыру башланачак — Баймакта, Белоретта, Благовещенда, Дәүләкәндә, Сибайда, Учалыда, Мәләвез районының Воскресенское һәм Зилаер районының Зилаер авылларында.
Конкурска тагын 14 заявка әзерләнә. Анда Агыйдел, Бөре, Бәләбәй, Дүртөйле, Күмертау, Мәләвез, Межгорье, Туймазы, Стәрлетамак, Яңавыл шәһәрләре, шулай ук Кушнаренко районының Кушнаренко һәм Ишембай районының Верхотор авыллары катнашачак.
Эшләр “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында бара.
Фото: 2gis.ru
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: