+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 август 2022, 11:30

Яр буе чиста да, хәвефсез дә

Калтасы районы волонтерлары экологик акция үткәрде.

Яр буе чиста да, хәвефсез дә
Яр буе чиста да, хәвефсез дә
Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының «Социаль активлык» төбәк проекты кысаларында Калтасы районында "Бергә"район иреклеләр хәрәкәте волонтерлары үз эшчәнлекләрен алып бара. Иреклеләр "Бердәм Русия" партиясе белән берлектә Калтасы авылындагы завод буасында ел саен үткәрелә торган «Чиста яр!» акциясе оештырдылар.

Бу акциянең төп максаты — сулыклар ярларында тәртип урнаштыру һәм саклау, җәмәгать активлыгын һәм гражданнарның табигатькә сак карашын үстерү. Акциядә катнашучылар территорияне җентекләп җыештырдылар.

«Бик күңелле, хезмәтебезнең бөтен әһәмиятен аңлап, энтузиазм белән эшләдек. Уртак көч белән буа ярын тәртипкә китердек. Пластик стаканнар, шешәләр, пакетлар җыйдык. Шуны да билгеләп үтәсе килә, яр буе чиста гына түгел, хәвефсез дә булды. Без район халкын һәм кунакларын әйләнә -тирә мохиткә игътибарлырак карарга һәм чүп-чарны ял итү урынына ташлап китмәскә, ә үзләре белән алырга чакырабыз», — дип сөйли Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитетының белгече Илмира Әхмәтханова.

 
Фото: srk.nationalpriority.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2022-07-29/yar-bue-chista-da-h-vefsez-d-2891252
Автор:
Читайте нас: