+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
27 сентябрь 2019, 09:39

Үпкә авыруларының беренче билгеләре нинди?

Моны белеп тору яхшы булыр. Пульмонолог Марина Яковлева mednote.life сайты аша үпкә авыруларыннан ничек сакланырга икәнен сөйләде.

Үпкә авыруының иң беренче билгесе - ютәл.


Әгәр озак вакыт ютәл борчый икән, табибка барырга кирәк. Үз-үзеңне дәвалау - күп пациентларның хатасы.


Русиядә яшәүчеләр арасында киң таралган авыру - бронхиаль астма.


Марина Яковлева сүзләренчә, балада әлеге чирне ана карынында булган вакытта ук ачыклап була.


"Әгәр нәселдә бу авыруга бирешүчәнлек бар икән, без йөклелек чорында ана организмына билгеле бер аллергеннарның керүен чиклибез", - диде табиб.


Ә икенче киң таралган авыру - туберкулез. Шул сәбәпле табиблар ел саен флюорография узарга киңәш итә, дип яза "Интертат.
Читайте нас: