+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
8 ноябрь 2019, 14:27

Нәрсә ашыйсың – син шул

Азык-төлек кеше организмына турыдан-туры тәэсир ясый. Күзәнәкләр, тукыма һәм әгъзалар өчен төзелеш материалы булып хезмәт итә азык. Ул организм эшчәнлеген тәэмин итә, безгә энергия бирә, хәтта кәефкә йогынты ясый, шуңа күрә дөрес туклану – сәламәт тормышның аерылгысыз өлеше.

Ябыгырга теләгән кешеләр дөрес туклану серләрен белергә тырыша. Статистикадан күрен­үенчә, ир-атның – 54, хатын-кызның 59 проценты симезлектән җәфалана. Аның сәбәбе еш кына туклану режимы бозылуга, югары калорияле азыклар куллануга, аз хәрәкәтләнүгә бәйле. Артык симезлектән эстетикага, матур­лыкка зыян килүдән тыш, организмның барлык эшчәнлеге дә зарар күрә.


Катлаулы булмаган берничә кагыйдәгә таянып та, сез артык килограммнардан котыла, үзегезне дөрес тукланырга өйрәтә аласыз.


Дөрес туклануга ясаган беренче адымда сезгә “буш” азык-төлекне кулланудан тыелырга киңәш итәбез: шикәр һәм ширбәт азыклар; ак оннан пешерелгән камыр ашлары; колбаса, итле ярымфабрикатлар; фастфуд; ширбәтле сутлар, лимонадлар; майонез, кетчуп, соуслар.


Беренчедән, бу азыкларның кыйммәте түбән, файдасы да юк диярлек. Икенчедән, алар югары калорияле, организмда майга тиз әверелә. Өченчедән, аларның күпчелеге организмны туклан­дырмый, шуңа күрә ачыгу тойгысы уянуы мөмкин. Рационыгыздан шушы азыкларны алсагыз, дөрес туклануга беренче адымны ясадыгыз дигән сүз.


Дөрес туклануда су режимын җайга салу мөһим. Су эчү – ябыгу өчен дә кулай ысул. Ул организм­дагы барлык биохимик процессларда, майны таркатуда актив кат­наша. Икенчедән, су аппетитны баса, артык ашау теләген сүндерә. Көненә алты-сигез стакан су эчәргә тырышыгыз. Тәүдәрәк бу сезнең өчен көч җиткесез гамәл тоелса да, җайлап ул файдалы гадәткә әверелер. Йокыдан тору белән бер стакан су эчегез. Ашарга 20-30 минут алда тагы да кабатлагыз. Кыскасы, су режимын төгәл үтәргә кирәк.


Төп таләп – һәр өч сәгать саен аз-азлап ашау. Димәк, ашау белән ашау арасында озын тәнәфес ясарга ярамый. Ачыгып организмны җәфаламыйсыз, җиңелчә өч тапкыр капкалап аласыз.


“Сәгать 6дан соң ашамыйм” дигән кагыйдәне онытасыз, кичке ашны вакытында ашыйсыз. Сирәк ашау, рацион ярлылыгы аркасында матдәләр алмашынуы бозыла. Өстәвенә иртәнге, төшке һәм кичке аш туклыклы булырга тиеш. Өч сәгать саен ашау матдәләр алмашынуын яхшырта, ябыгу процессын тизләтә. Шушы гади кагыйдәләрне үтәсәгез, сез үзегезнең диетада утырга­ныгызны да онытачаксыз.


Дөрес тукла­ну тормышыгызның мөһим өлешенә әверелергә тиеш. Организм да сезнең тырышлыкка сәламәтлек белән җаваплар. Бер көн дөрес тукланып, икенче көн кул селтәп карасагыз, артык килограммнар яңадан әйләнеп кайтачак. Диеталар тиешле нәтиҗә бирми, бары дөрес туклануны җайга салу, яшәү рәвешен үзгәртү сәламәтлек һәм канәгатьлек тойгысын бүләк итәчәк.


Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.


Читайте нас: