+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
20 ноябрь 2019, 17:51

Яңа сөт кухнясы ачылды

Башкортстанда 3 яшькә кадәрге балалар саны 150 меңнән артыграк. Шуларның 26 меңе аз керемле гаиләләрдә үсә һәм бушлай сөт продукциясе алырга хокуклылар.

Башкортстан җитәкчелеге республика территориясендә сөт кухняларын яңадан торгызу турында карар кабул иткән иде.


Моңа кадәр сөт кухнялары Уфада гына бар иде. Агымдагы елның 1 нче июлендә Стәрлетамак шәһәрендә дә ачылды һәм ул Стәрлетамак, Уфа, Ишембай районнарында, Стәрлетамак, Күмертау, Салават шәһәрләрендә яшәгән 2118 баланы сөт продуктлары белән тәэмин итә.


Һәм менә бүген – 20 ноябрьдә – Октябрьский шәһәрендә санитар нормаларның һәм кагыйдәләрнең барлык таләпләренә туры китереп проектлаштырылган һәм җиһазландырылган тагын бер сөт кухнясы ачылды. Ассортиментларында сөт, кефир, йогурт, эремчек – барлыгы 12 төр сөт продукты булачак. Җитештерү куәте – тәүлегенә 5 тоннага кадәр сөт эшкәртү. Сөт ризыклары белән Октябрьский шәһәрендә, Туймазы, Бәләбәй, Әлшәй, Дәүләкән районнарында яшәгән 1,2 мең бала тәэмин ителәчәк.


2020 нче елның 1 январеннан льготалы категориягә караган барлык балалар бушлай сөт продукциясе белән тәэмин ителәчәк.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: