-8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
19 декабрь 2019, 18:07

Дарулар сыйфаты контрольдә

Башкортстанда прививкаларның сыйфатын контрольдә тотачаклар.

Башкортстан Корылтаенда дарулар әйләнешен җайга салуны үзгәртергә тәкъдим иттеләр. Иммунопрофилактика өчен препаратлар белән эш итү өлкәсен, техник җайга салу турындагы закон гамәленнән чыгарып, гражданлык әйләнешенә күчерәчәкләр.
Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев аңлатканча, барлык иммунобиологик препаратларына Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең рөхсәте биреләчәк, бу аларның сыйфатын контрольдә тотуны арттырачак.
“Сүз вакциналар, анатоксиннар, токсиннар, сывороткалар, иммуноглобулин һәм аллергеннар турында бара. Алар иммунопрофилактика һәм халыкның эпидемиологик һәм биологик хәвефсезлеген тәэмин итү өчен кулланыла. Аларны, нигездә, балаларга карата кулланалар. Әлеге препаратларны куллануның хәвефсезлеген гарантияләү, аларның сыйфатын контрольдә тоту өчен дәүләт тарафыннан аерым алымнар кирәк”, - дип сөйләде парламентарий.
Парламент спикеры билгеләп үткәнчә, яңалыклар Русия территориясендә җитештерелгән препаратларга да, чит илләрдән кертелгәнәренә дә кагылачак. Закон проектында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының халыкара алымнары һәм тәкъдимнәре исәпкә алынган.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Darular-siyfati-kontrold-45682/
Читайте нас: