Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләвенчә, кадрларны җәлеп итү өчен социаль ярдәм чаралары кулланыла – торак белән тәэмин итү оештырыла, торакка һәм коммуналь хезмәтләргә субсидияләр бирелә. Быел дефицит белгечлеккә ия 125 табиб һәм элегрәк “Авыл докторы” программасына керә алмаган 150 табиб берәр миллион сум алган. Киләсе елга да шулкадәр табибка акчалата ярдәм күрсәтергә планлаштырыла. Муниципалитетларның да ярдәме зур – уку, ординатура өчен түләүләр, матди ярдәм һәм башкалар. Табиб – иң шәфкатьле, соклангыч һөнәр, дисәк, хата булмас. Аларның һәр минуты кешеләргә ярдәм итүгә багышланган. Гомерләрне коткаручы һөнәр ияләренә сокланмый мөмкин түгел! Гиппократ анты – намуслылар өчен бурычлар билгеләүче мораль кодекс. Ни өчендер без еш кына намуслы, үз һөнәренә тугры табибларның никадәр күләмле һәм җаваплы эш башкарганына әллә ни игътибар итмибез, ә кайдадыр кайсыдыр медицина хезмәткәренең кечкенә хатасын күрсәк тә аңа игътибарны юнәлтәбез. (Хаталар барлык җәмгятьтә, барлык һөнәрләрдә була бит!)