-Без дөньяның барлык илләрендә, шул исәптән безнең илдә дә, ел саен кешеләрне үпкә ялкынсынуыннан һәм грипптан югалтканыбызны яхшы беләбез. Безнең алда уртак бурыч - бу югалтуларны минимальләштерү, бездә мондый хәлләр булмасын өчен барысын да эшләү. Яңа коронавирусның спецификасы шунда, бу яңа вирус. Һәм без аңа каршы торырга әзербезме? Хөкүмәткә, Сәламәтлек саклау министрлыгына, Роспотребнадзор хезмәтенә, көтелмәгән хәлләр булмасын өчен барсын да эшләргә кушылды. Русия Хөкүмәте безнең илдә бу вирусны таратмау буенча берничә превентив чара эшләде дә инде, -диде Владимир Путин.