+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
6 февраль 2020, 11:13

Кытайдан кайтучыларда вируслы инфекция ачыкланган

Бу хакта “Роспотребнадзор” җитәкчесе урынбасары белдерде.

Башкортстанга Кытайдан кайткан гражданнарда кискен респиратор вирус авыруының 25 очрагы теркәлгән. Бу хакта “Роспотребнадзор” җитәкчесе урынбасары Александр Жеребцов белдерде.


Аларның 15е —Уфа, 7се —Учалы, Сибай, Октябрьский, Белорет, Стәрлетамак, Мәләвез, Туймазы шәһәрләреннән. 5 февральгә булган мәгълүматларга караганда, биш авырудан коронавирус инфекциясен кире кагучы анализ нәтиҗәләре алынган. Аларның икесе дәваханәдән чыгарылган. Калганнары Уфаның 4нче йогышлы авырулар дәваханәсендә һәм үз шәһәрләрендә дәвам итәләр. Госпитализациядән соң авырулар яткан урында дезинфекция үткәрелгән.


Санья - Уфа рейслары белән кайткан барлык пассажирларны яшәү урыны буенча медицина оешмаларында медиклар күзәтә.


Билгеле булуынча, 30 гыйнварда Уфага Кытайдан 348 пассажир кайтты. 303 кеше тикшерелгән, алар - Башкортстанның 211 кешесе һәм калганнары - Русиянең 14 субъектында яшәүчеләр. Лаборатор тикшеренү нәтиҗәләре буенча аларда коронавирус авыруы табылмаган.


3 февральдә Кытайдан 368 пассажир белән тагын бер борт кайтты. 359 кеше тикшерелгән, шул исәптән республиканың 120 кешесе, калганнары шул ук борт белән Казанга киткән. Алар арасында югары температуралы һәм ОРВИ симптомнары булган кешеләр ачыкланмаган.


Барлыгы 30 гыйнвардан Кытайдан кайткан 716 кеше тикшеренү үткән, алар арасында 331е — Башкортстан гражданнары, өчесе Латвия һәм Португалия гражданы, ә калганнары Русиянең башка субъектларында яшәүчеләр.


Хәзерге вакытта төбәктә эпидемиягә каршы чаралар үткәрү дәвам итә.




Фото: “Башинформ” агентлыгыннан.
Читайте нас: