+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
6 февраль 2020, 11:22

Республикада грипп көчәя...

"Роспотребнадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, быел беренче биш атнада республикада грипп һәм ОРВИ белән чирләүчеләр саны 27469га җиткән. Аларның 69,8 проценты – балалар.

ОРВИ белән авыру республика халкы арасында эпидемия тупсасыннан 35,6 процентка югары, үткән атна күрсәткечләре белән чагыштырганда, ул 31,3 процентка арткан. Мәктәп яшендәге балалар арасында эпидемия тупсасы 31,9 процентка үтелгән.


Уфада ОРВИ белән авыруның 7640 очрагы теркәлгән (елның бишенче атнасына), шулардан балалар 4526 (59процент) тәшкил итә. Уфада эпидеммия тупсасы 19,9 процентка үтелгән.


Лаборатор тикшеренүләр авыручыларда гриппның А һәм В штаммнары һәм гриппныкы булмаган вируслар ачыклануын билгели.


Грипп һәм ОРВИ белән авыру буенча имин булмаган чор җитү сәбәпле, белгечләр шәхси профилактика чараларын искә төшерә: болар - кеше күп урыннарда булмаска тырышырга, битлек кулланырга, төчкергән-ютәлләгән кешеләр белән аралашмаска, кулларны еш юып торырга, урамнан кергәч борын эчен юарга, бүлмәне җилләтеп, дымлы җыештыру үткәреп торырга, С витамины күп булган ризыклар ашарга, сарымсак һәм суган, табиб кушуы буенча иммунитетны ныгытучы препаратлар кулланырга.


Авыруның беренче билгеләре сизелү белән табибка күренеп, вируска каршы дарулар эчә башларга кирәк.

Фото:pixabay
Читайте нас: