+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
7 февраль 2020, 10:47

10 меңнән артык укучы — карантинда

Вируслы авырулар кискен таралу сәбәпле, алар дистанцион укытуга күчерелде.

Уфада грипп һәм ОРВИ буенча карантин кертелү сәбәпле, 10 меңнән артык укучы дистанцион укытуга күчерелде.


Шәһәр хакимияте матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 6 февральгә, эпидемиологик хәл билгеле бер чикне үтү сәбәпле, шәһәрнең 6 мәктәбендә (113нче,132нче, 71нче, 14нче мәктәпләрдә, 3нче, М. М. Горький исемендәге һәм 158нче башкорт гимназияләрендә) белем бирү процессы 13 февральгә кадәр туктатылган һәм балалар дистанцион укытуга күчерелгән. (Барлыгы 5769 укучы).


Тагын 17 мәктәптә 150 сыйныф карантинга ябылган, аларда укучылар, шулай ук, дистанцион укыту режимына күчерелгән (барлыгы 4144 бала).


Билгеле булуынча, уку процессын туктатып тору турында карар гомуми белем бирү оешмасы директоры тарафыннан грипп һәм ОРВИ аркасында 20 процент һәм аннан күбрәк бала булмаган очракта кабул ителә. Мондый карар мәгариф учреждениесенә карата да, аерым сыйныфка карата да кабул ителергә мөмкин.




Фото: Ural-meridian.ru
Читайте нас: