+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
20 март 2020, 17:04

Коронавирус турында ялган хәбәр өчен – суд!

Коронавирус инфекциясе турында дөрес булмаган фикерләр, хәбәрләр күп йөри. Мондый фейклар, ялган хәбәрләр таратучыларны каты җәза көтә. Моның беренче мисалы да бар.

Амур өлкәсенең Свободный шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз тиздән суд алдына басачак. Ул коронавирус инфекциясе турында дөрес булмаган хәбәр тараткан.
Исегезгә төшерәбез: барлык дөрес мәгълүматны Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан алырга була. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы көн саен 20 сәгатьтә төбәктәге хәл буенча брифинг үткәрә.
20 мартка республикада коронавирус инфекциясе йоктыру очраклары ачыкланмаган. Шулай да коронавируска шик белән дәваханәләрдә 51 кеше тикшерү астында. Алар арасында җиде бала да бар.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirus-turinda-yalgan-h-b-r-chen--sud-175867/
Читайте нас: