+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
26 март 2020, 17:05

Карантинга һәркем җаваплы карарга тиеш!

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә коронавирус инфекциясен кисәтү мәсьәләләре буенча оператив киңәшмә үтте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ил Президентының мөрәҗәгатендәге барлык карарларны тиз арада тормышка ашыруны тәэмин итәргә кушты.

Республика Башлыгы барлык дөньяда хәлнең җитди булуын билгеләде һәм һәркемгә инфекция таралуны кисәтү чараларына җаваплы карарга кушты. Радий Фәрит улы илнең дә, республиканың да кискен хәлле вакытка керүен билгеләде. Бу коронавирус инфекциясе таралуга да, икътисадка да кагыла. Шуңа күрә барлык муниципалитетларга бюджетларын яңадан карарга, чыгымнарның тик иң кирәклеләренең генә калдырылырга тиешлеген ассызыклады.

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Жеребцов дөньяда әле 424 мең 733 кешенең коронавирус инфекциясе йоктыруын, 18799 кешенең үлүен билгеләде. Әле иң күп авыручылар буенча беренче урында – Италия, икенче-өченче урыннарда - Испания һәм Кытай. Русиядә әле 658 кеше авырый. Башкортстанда 4 кеше коронавирус инфекциясеннән дәвалана, 64 кеше күзәтү астында.

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин тиздән инфекциягә тикшерү буенча дүрт өстәмә лабораториянең эшли башлаячагын, кайбер дәваханәләрнең йогышлы авырулар өчен профилен үзгәртүе турында хәбәр итте.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ленара Иванова изоляциядә булучылар янына чыгучы бригадалар эшчәнлеге турында сөйләде. 5129 адреска барылган, гражданнарның 42,91 проценты өйдә булган (2201 кеше). 2,52 процент карантин режимын бозган. Өстәмә тикшерүләр кешеләрнең карантин шартларына җаваплырак каравына китерүен билгеләде. Республика Башлыгы бу эшкә җаваплы карамаучыларга, изоляцияләнмәгәннәргә җәза булырга тиешлеген ассызыклады. Чит илдән кайткан һәркем 14 көн дәвамында өйдән чыкмаска, карантинда булырга тиеш.

– Безнең кешеләрдә дисциплина аксый. Дәүләт думасында карантинны бозган өчен җәзаны катгыйландыру турында закон проекты әзер. Һәркем белергә тиеш: без моны онытмаячакбыз, карантинны бозучыларны гафу итмәячәкбез, – диде Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров боерыгына ярашлы, иртәгәдән Уфада 65 яшьтән өлкәнрәк һәр граждан изоляциядә булырга тиеш. Бу өлкәннәрне инфекция йоктырудан саклау максатында эшләнә.
Киңәшмәдә республикада товарларга хакларның үсүенә юл куймау буенча чаралар күрелергә, складларда азык-төлек запасы җитәрлек булырга тиешлеге дә ассызыкланды.

Изоляциядәге кешеләр белән эшләүче бригадалар, аэропортларда һәм башка җәмәгать урыннарында эшләүчеләрнең махсус битлекләр, костюмнар белән тәэмин ителгән булуы зарур.

Фото: pixabay.com
Автор: Ләйсән Якупова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Karantinga--rkem-avapli-kararga-tiesh-186361/
Читайте нас: