+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
31 март 2020, 14:20

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар арта...

Республикада коронавирус йоктырган янә ике кеше ачыкланды. Франциядән кайткан студент аны сеңлесенә дә йоктырган. Бу хакта бүген социаль челтәрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

“Шул ук вакытта бүген беренче булып авырган хатын-кыз дәваханәдән чыга, аңа хәзер берни дә янамый. Башка авыручылар да үзләрен канәгатьләнерлек хис итә.
Шулай да, белгечләр исәпләвенчә, без авыручыларның саны экспонециаль рәвештә арта башлау мөмкинлеге булган тупсага җитеп киләбез. Шуңа бәйле, бүген 20 сәгатьтән республиканың барлык кешеләрен тулысынча изоляцияләү турында Башкортстан Башлыгы указы көченә керә. Бу авыр нәтиҗәләрне урап узарга ярдәм итәчәк.
Мин якташларыма сәламәтлекләренә җаваплы караганнары өчен рәхмәтлемен, бу хәл тизрәк тәмамлансын өчен киләчәктә дә акыллы булачагыгызга ышанам”, – дип яза үз битендә Радий Хәбиров.
Үзебезнең һәм тирә-яктагыларның сәламәтлегенә җаваплы карасак иде, якташлар!
Фото: pixabay.com

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Bashkortstanda-koronavirus-yoktiruchilar-arta-194218/

Читайте нас: