+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
3 апрель 2020, 12:30

Коронавирус буенча брифингта нәрсә сөйләделәр?

2 апрельдә БР Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча брифинг узды.

Анда БРның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин, БРда гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казак, БР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең транспортта кузәтчелек һәм территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Венер Изикаев, БР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нафиков, БР торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Мамаев һәм Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская катнашты.
Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә Башкортстанда 10 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган. Ике кеше савыккан.
Бүген барлыгы республикада 106 кеше коронавирус инфекциясенә шик белән күзәтү астында. Шуларның 14е – балалар.
Бүгенге көндә БРда гигиена һәм эпидемиология үзәге һәм БР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы медицина оешмаларының сигез лабораториясе белгечлере коронавируска 5816 тикшеренү уткәргән.
Баш санитар табиб карары нигезендә,түбәндәге категория затлар COVID-19га мәҗбүри лаборатор тикшерү үтәргә тиеш:
- коронавирус буенча имин булмаган чит илләрдән һәм Русия төбәкләреннән кайтканнар;
-авыручылар белән контактта булганнар;
- "внебольнична пневмония" диагнозы куелганнар;
- респиратор авыру билгеләре белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән 65 яшьтән өлкәнрәкләр;
- эш урыннарында COVID-2019 йогу куркынычы булган медицина хезмәткәрләре-атнага 1 тапкыр, ә COVID - 19 симптомнары булганнар -кичекмәстән;
- оештыру-хокукый формасына карамастан, даими тору учреждениеләрендә торучы (ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләре, кадет корпуслары, һ.б.) һәм мондый оешмаларның персоналы-респиратор авыру симптомнары барлыкка килгәндә.
- Медицина оешмалары хезмәткәрләренең гаилә әгъзаларын һәм туганнары тикшереләме?
- Монда ихтыяҗ юк. COVID-19 авыру белән контактлашкан хезмәткәрләрнең барысында да шәхси саклану чаралары һәм махсус киемнәре бар.
- Битлекне нинди очракта кияргә кирәк?
- Битлек бик күп кешеләр белән аралашканда яки урамга чыкканда гына кияргә кирәк. Өйдә битлек кияргә кирәкми. Өйдә авыру яки авыру симптомнары булган кеше булса, бу очракта битлек кияргә кирәк.
- Коронавируска ничек тикшеренергә?
- Хәзерге вакытта ирекле рәвештә (массакүләм скрининг) тапшыру каралмаган. БР Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләгән тестлар бушлай уткәрелә.
- Маникюр ясаучылар һәм чәчтарашлар клиентларга хезмәт күрсәтү хокук бозумы?
- Әйе. Беренчесе - халыкка өйдә мондый хезмәт күрсәтү тыелган, икенчесе –бу үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозу.
- Күпме туристны чит илләрдән кайтарып булды?
- Бүгенге көндә республикадан читтә 355 кеше, 22 бала кала. Без республикага 25 кешене, шул исәптән алты баланы кайтара алдык. Эш дәвам итәчәк. Туризм буенча Дәүләт комитетына мөстәкыйль туристлар мөрәҗәгать итә. Бу мәсьәлә тышкы икътисадый элемтәләр буенча Дәүләт комитеты һәм транспорт буенча Дәүләт комитеты белән эшләнә. Барлык мәгълүматлар да чит ил эшләр министрлыгына килә һәм тиздән чит ил рейслары оештырылыр һәм без аларны өйдә күрербез дип өметләнәбез.
- Гамәлдән чыгарылган рейсларга билетларны ничек кире кайтарып була? Нинди документлар нигезендә?
- Колл-үзәктә туристлардан 1400гә якын шалтырату эшкәртелгән. Барлык сораулар буенча 8-800-505-94-56 телефоны буенча (туристлар өчен кайнар линия) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-Русия Премьер-министры Михаил Мишустин балалар лагерьлары, шифаханәләр, тау чаңгысы трассалары эшен вакытлыча туктатып торырга кушты. Алар 1 июньгә кадәр эшләмәячәк. Безнең шифаханәләрдә әле ял итүчеләр бармы. Аларны ябалармы?
- Бүгенге көндә санаторийларда эшне вакытлыча туктатып торганчы дәваланырга килгән кешеләр калды. Барлык санаторийларда да иминлек чаралары кертелгән.
- Юлламалар өчен кешеләргә акча кире кайтарыламы, әллә шифаханәләрдә дәвалану вакыты күчереләме? ​
- Республика шифаханәләре алдан түләү алмый.
- Яңа шартларда коммуналь хезмәтләр ничек эшли?
- Барлык коммуналь хезмәтләр дә штат режимында эшләячәк. Республикада ягу сезоны май бәйрәмнәреннән соң ук тәмамлана. Безнең нормативлар һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга тәкъдимнәребез нигезендә, республика торак пунктларында кайнар суны туктатып тору ике атнадан да артык түгел. Актуаль мәгълүмат ведомствоның рәсми сайтында урнаштырылачак, - диде Илдус Мамаев.

Автор : Гөлнур Исламова
Чыганак: pravitelstvorb.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Koronavirus-buencha-brifingta-n-rs-s-yl-del-r-199358/
Фото: ria.ru
Читайте нас: