Башкортстанда коронавирус инфекциясенең ун очрагы расланган. Үткән тәүлектә инфекция йоктыруның яңа очрагы ачыкланмаган. Бүген коронавирус белән авырган дүртенче пациент дәваханәдән чыкты. Калган алты кеше дәвалануын дәвам итә, аларның хәле тотрыклы. Бу хакта бүген чираттагы махсус брифингта хәбәр ителде.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, коронавирус инфекциясенә шик белән республикада 103 кеше күзәтү астында. Алар арасында 12 бала.
Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак белдерүенчә, республикада соңгы тәүлектә 800дән артык кеше коронавирус инфекциясенә тикшерелгән. Бу атнадан тикшерүләр саны сизелерлек артачак, чөнки тест-системалар җитәрлек.