+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
7 апрель 2020, 10:35

Республиканың төп хастаханәсе ябылды

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, чаралар яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле.

"Биш хезмәткәр һәм ике пациентка пневмония диагнозы куелды. Covid -19 буенча, әлегә раслау юк. Алар йогышлы авырулар хастаханәсенә коронавирус булуны өстәмә ачыклау һәм дәвалану өчен җибәрелде. Пациентларның хәле канәгатьләнерлек», - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Калган медперсонал, хастаханә карантины вакытында штат режимында эшләячәк. Шул ук вакытта, табиблар өенә кайтмыйча эштә яшәп эшлиләр. Барлык бүлекчәләрдә дә дезинфекция уздыралар Республика клиник хастаханәсенә яңа пациентлар кабул ителми.

Автор : Фаткуллин Рәдиф

Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Respublikani-t-p-hastahan-se-yabildi-205407/
Читайте нас: