+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
10 апрель 2020, 16:10

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 40ка җитте...

“Роспотребнадзор” идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада 40 кешедә коронавирус ачыкланган. Бер тәүлек эчендә авыручылар 18гә арткан.

Ковид-19 белән авыручылар Уфа, Дүртөйле, Күмертау, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Сибай, Октябрьский шәһәрләреннән һәм Әлшәй, Иглин, Кырмыскалы, Зианчура районнарыннан. Республика клиник дәваханәсенең 9 хезмәткәрендә дә к-вирус ачыкланган.

Медицина күзәтүе астында 3647 кеше тикшерелә, алар арасында 99 кешедә - ОРВИ билгеләре.

9 апрельгә республикада 13652 кеше к-вирус инфекциясенә тикшерелгән. Хәвефле вирус йоктыручыларның алтысы дәваханәдән савыгып чыккан.

24 марттан республикадагы 8 лаборатория базасында к-вируска тикшеренүләр оештырыла. Уфаның медицина оешмалары йогышлы авырулар өчен өстәмә урыннар булдыра.

Фото: bashinform.ru

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Bashkortstanda-koronavirus-yoktiruchilar-40ka-itte-212738/

Читайте нас: