+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
14 апрель 2020, 17:05

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны тагын артты

Бүгенгә, 14 апрельгә билгеле мәгълүматлар буенча, Башкортстанда тагын 22 кешедә коронавирус расланган.

Шулай итеп, республикада 129 кеше коронавирус йоктырган дип исәпләнә. Аларның 9ы савыгып дәваханәдән чыккан. Кызганычка каршы, үлүчеләр саны да арткан: бу тәүлектә тагын 2 кешенең гомере өзелеп, вирустан мәрхүм булучылар саны 3кә җитте.
Стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итүенчә, бүген ил буенча 21102 кеше коронавирус йоктырган. Аларның 1694е терелгән. 170 кеше үлгән.
Соңгы тәүлектә Русиядә 2274 кешедә таҗлы вирус расланган, 22 кеше бу чирдән бакыйлыкка күчкән, 224 кеше савыккан.

Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: newsbash.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Bashkortstanda-koronavirus-yoktiruchilar-sani-tagin-artti-218675/
Читайте нас: