+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
14 апрель 2020, 10:45

Коронавирусны 48 сәгатьтә җиңә?

Австралия галимнәре чирне 48 сәгатьтә җиңәргә сәләтле даруны ачыклаган.

Ивермектин дигән препарат турында, бәлки, ишеткәнегез дә бардыр, ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының төп дарулар исемлегенә дә кертелгән хәтта. Менә шушы паразитларга каршы препаратның вирусларга каршы да нәтиҗәле булуын һәм күзәнәкле культураларда SARS-CoV-2 вирусы үрчүен 48 сәгать эчендә туктатуын ачыклаган галимнәр.
Лаборатория шартларында ивермектинны короновирус белән 2 сәгать элек зарарланган күзәнәкләргә керткәннәр. Бер доза препарат 24 сәгатьтән соң РНК вирусы күләмен 93 процентка, 48 сәгатьтән соң 99дан артык процентка киметкән.
Шул ук вакытта ивермектинның күзәнәкләр өчен зарарсыз булуы, ә вирус материалын тулысынча диярлек юкка чыгаруы күзәтелгән. Галимнәр фикеренчә, тикшерү нәтиҗәләре коронавирусны җиңүгә лаеклы өлеш кертәчәк.
Фото: iz.ru/99

Автор : Гөлара Арсланова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Koronavirusni-48-s-gatt--i-216586/
Читайте нас: