+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
20 апрель 2020, 18:40

Республика дәваханәсе: карантин тәмам. Изоляция башлана...

Бүген Куватов исемендәге республика дәваханәсендә 14 көнлек карантин тәмамланды. Иртәгәдән дәваханә хезмәткәрләре өчен ике атналык изоляция вакыты башлана.

Алдагы ике атнада дәваханәнең медицина хезмәткәрләре яшәгән урыннары буенча күзәтү астында булачак. Әгәр өйдә изоляцияләнү мөмкинлеге булмаса, Күз һәм пластика хирургиясе үзәгендә яисә Республика тире-венерология диспансерындагы изоляторлары шартларында изоляторда булу мөмкин.
Республика дәваханәсенең “кызыл зонасы”нда ярдәм күрсәтмәгән хезмәткәрләр, ковид-19га ике тапкыр тест үтеп, ике нәтиҗә дә инфекция юклыгын исбатлагач, хезмәт урыннарында эшли башлаячак. Болар – туклану блогы, даруханә, техник хезмәткәрләре.
Үзләрен начар хис итүче, авыручы хезмәткәрләр республика дәваханәсендә дәваланырга калырга мөмкин. Шулай ук алар башка медицина учреждениеләренә күчерелергә яисә яшәгән урыннары буенча табиб-терапевтлар күзәтүе астына җибәрелергә мөмкин.
Карантин вакыты тәмамланган һәм коронавируска ике тест та тискәре булган медицина хезмәткәрләре 21 апрельдән эшли башлый. Бу бригадалар калган авыр хәлдәге, коронавируслы пациентларга ярдәм күрсәтәчәк. Андый пациентлар бүген 150 кеше.

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Respublika-d-vahan-se-karantin-t-mam-Izolyatsiya-bashlana-229091/

Читайте нас: