+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
21 апрель 2020, 20:55

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 371гә җитте

Соңгы тәүлектә инфекция йоктыручыларның янә 22 очрагы ачыкланган. Бу хакта бүген чираттагы брифингта хәбәр ителде.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова әйтүенчә, 242 авыручы кеше дәваханәдә. Җиңел формада авыручы 87 кеше амбулатор дәвалана. Сигез кеше дәваханәдән савыгып чыккан, көн ахырына кадәр янә алты кеше чыгарылачак. Барлыгы республикада 34 кеше коронавирустан савыкты.
"Ковид-19" диагнозлы вафат булучылар саны – 14. Соңгы тәүлектә үлүчеләр юк. Вафат булучыларның тугызы 60 яшьтән өлкән. Бер пациент 33 яшьтә булган. Барысының да коронавирустан тыш күпсанлы, авыр формадагы башка авырулары да күзәтелгән.
Үткән тәүлектә "пневмония" диагнозы белән 78 кеше дәваханәгә озатылган. Барысы да коронавируска тикшерелгән. Пневмониядән савыгып чыгучылар бер тәүлектә 20 кеше тәшкил иткән. Белгечләр әйтүенчә, пневмония ачыкланган һәркем күзәтү астына алына.
Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак республикада барлыгы 39598 кешенең коронавируска тикшерелүен хәбәр итте. Соңгы тәүлектә 1954 кеше бу инфекциягә анализ тапшырган.
Брифингта халыкны борчыган сорауларга җаваплар да яңгырады.
Республика дәваханәсеннән табиблар чыга, изоляциягә китә башлады. Девалау учреждениесендә кадрлар дефициты күзәтелмәсме? – Әлегә республика дәваханәсендә дежур сменалар гына эшләячәк, чөнки йөкләнеш зур түгел. Яңа шартларда эшләр өчен укытулар оештырылды.
Коронавируслы авыруларга дәваханәләрдә урыннар җитәме? – Әлегә җитә. Бу юнәлештә барысы да яхшы. Һәр пневмония очрагы да ныклы контрольдә тотыла.
Республикада иммунофермент ысулы белән анализлар ясалачакмы? – Бу ысул авырудагы антитәнчекләрне ачыклый. Коронавируска карата мондый тест-система булдырылды. Әлегә ул төбәккә кайтарылмады. Беренче вакытта аны Мәскәүдә коронавируслы авырулар белән эшләүче табибларда кулланачаклар.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Bashkortstanda-koronavirus-yoktiruchilar-sani-371g--itte-231067/

Читайте нас: