-9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
10
Сәламәтлек сагы
22 апрель 2020, 23:00

Башкортстанда коронавирус белән бәйле хәл ничек?

Соңгы тәүлектә республикада коронавирус йоктыручылар 25 кешегә артты һәм 396га җитте. Яңа үлем очраклары юк. Бу хакта бүген чираттагы брифингта хәбәр ителде.

Әлеге вакытта 258 кеше госпитальләрдә дәвалана, җиңел формада авыручы 86 кеше амбулатор дәвалауда. Бүген янә 4 кеше дәваханәдән савыгып чыккан. Апрельдә барлыгы 38 кеше коронавирустан савыккан.
Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак хәбәр итүенчә, Башкортстанда барлыгы 4437 кеше коронавируска тикшерелгән, бу республика халкының 1 проценты дигән сүз. Гадәттә пневмония, ОРВИ белән авыручылар, инфекцияле кеше белән бәйләнештә булганнар тикшерелә. Шәхси лабораториядә үз теләге белән тикшерелүче сәламәт кешеләр арасында да коронавирус инфекциясе йоктыручылар ачыкланган.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстандагы идарәсе вәкиле Венер Изикаев әйтүенчә, республикада 10 дәвалау учреждениесендә чикләү чаралары кертелгән.
Брифингта сораулар Республика дәваханәсенә кагылышлы булды. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова әйтүенчә, әле анда ике атна булган табиблар изоляциягә китте. Алар борчыган сораулары белән мөрәҗәгать итсен өчен “кайнар элемтә” булдырылган: 8 800 201 89 03. Бу номер бары Республика дәваханәсе хезмәткәрләре өчен.
Куватов исемендәге Республика дәваханәсенең калган 175 пациенты 9 катлы терапия бүлегенә күчерелгән. Беренче катта – шлюзлар аша үтү зонасы, 2нче катта реанимация, 3, 4, 5нче катларда - хирургия, 7,8,9нчы катларда терапия бүлекләре урнашкан.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары әйтүенчә, Республика дәваханәсе әле танымаслык булып үзгәргән. Анда дезинфекция үткәрелә, зоналарга бүлү оештырыла. Әле дәвханәдә хәл хәвефсез.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан
Автор: Ләйсән Якупова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Bashkortstanda-koronavirus-bel-n-b-yle-h-l-nichek-233195/
Читайте нас: