+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
23 апрель 2020, 23:30

Республикада коронавирус йоктыручылар арта

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыручыларның 26 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, барлыгы республикада авыручылар саны 422гә җитте. Бу хакта бүген чираттагы брифингта хәбәр ителде.

Соңгы тәүлектә 28 кеше, коронавирустан савыгып, дәваханәдән чыккан. Барлыгы савыгучылар саны 57 кешегә җитте. Шулай ук соңгы тәүлектә 17 кеше пневмониядән савыгып, дәваханәдән чыгарылган, ә 50 кеше бу диагноз белән госпитализацияләнгән.

Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак әйтүенчә, соңгы тәүлектә 3 меңгә якын кеше коронавирус инфекциясенә тикшерелгән. Барлыгы республикада 41435 кешедән анализ алынган.

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе вәкиле Венер Изикаев республиканың өч дәвалау учреждениесендә чикләү чаралары туктатылуын хәбәр итте: алар - Уфаның 8нче шәһәр дәваханәсе, Ишембай үзәк район дәваханәсе һәм Салават шәһәр дәваханәсе. Бүген республикада җиде дәвалау учреждениесендә чикләү чаралары кертелгән килеш кала.

Брифингта ашыгыч ярдәм табибларының ничек сакланганлыгы һәм ашыгыч ярдәм машинасының ничек зарарсызландыруы хакында сорау бирелде. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, медицина хезмәткәрләре саклану чаралары белән тәэмин ителә, ә коронавируслы авыруларны дәвалау учреждениесенә илткәндә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре махсус костюмнар кия, соңыннан машина махсус сиптергечләр белән зарарсызландырыла.

Кешеләрне коронавируска алынган анализларны күчергәндәге хәвефсезлек чараларының да борчуы ачыкланды. Анна Казак әйтүенчә, анализлар өч катлы махсус савытларга урнаштырыла һәм суыткыч-сумкаларга салына, медицина хезмәткәрләре тарафыннан махсус машинада күчерелә һәм бернинди хәвеф тә тудырмый.

Брифингта чит илдән кайткан якташларыбызның ике атнага обсерваторга урнаштырылуы, аларның үзләрен канәгатьләнерлек хис итүе һәм даими күзәтү астында булуы да хәбәр ителде.

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: