-11 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
24 апрель 2020, 22:15

Майда вирус үзен ничек тотар?

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыручыларның 33 яңа очрагы ачыкланды. Шулай итеп, бу инфекция белән авыручылар саны республикада 455кә җитте. Коронавирус белән бәйле хәлгә кагылышлы соңгы яңалыкларны бүген чираттагы брифингта хәбәр иттеләр.

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, бүген стационарда 246 кеше дәвалана. Алар арасындагы 28 кешенең хәле авыр. Җиңел формада авыручы 86 кеше амбулатор дәвалана. Барлыгы 57 кеше савыккан.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе вәкиле Венер Изикаев бүген республикада җиде дәвалау учреждениесендә чикләү чаралары кертелгән булып калуын хәбәр итте. Бөре үзәк район дәваханәсе бу исемлектән төшкән, ләкин Кырмыскалы үзәк район дәваханәсе өстәлгән. Иң күп авыручылар Уфада – 188 кеше. Икенче урында Бәләбәй – 42 кеше. Кушнаренкода (12 ) һәм Октябрьскийда (11) авыручылар дистәдән артык.
Брифингта күп сораулар Республика дәваханәсенә кагылды. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, әле анда инфекция йоктырган 12 пациент дәвалана. Пандемия тәмамланганчы бу дәваханә йогышлы авыруларны дәвалаучы госпиталь статусында булачак. Пандемия тәмамлангач, республиканың барлык дәваханәләре дә элекке статусларына кайтачак.
Алда – май бәйрәмнәре. Кешеләрне җылы көннәрдә вирусның үзен ничек тотачагы да кызыксындыра. Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табиб урынбасары Марина Скотарева әйтүенчә, көннәр җылыткач, вирусның активлыгы кимүенә ышаныч бар. Бу кешеләрнең изоляция режимын дөрес үтәвеннән дә тора. Шуңа май бәйрәмнәрендә күмәкләп җыелырга, бәйрәм итәргә кирәкми.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Mayda-virus-zen-nichek-totar-237260/

Читайте нас в