+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
26 апрель 2020, 00:55

490 кешедә – коронавирус

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 490 кешегә җитте.

Бу хакта бүген хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Әлеге 490 кешенең 272се даруханәләрдә ята. Чирне җиңел формада үткәрүче 145 кеше амбулатор шартларда дәвалана
Министр әйтүенчә, соңгы тәүлектә тагын 35 кешедә коронавирус инфекциясе расланган. Үлүчеләр, бәхеткә, юк.
Барлыгы 49904 кеше тикшерелгән.
Русиядә соңгы тәүлектә илнең 83 төбәгендә 5966 кешегә COVID-19 диагнозы куелган.

Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: gtrk.tv
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/490-keshed--koronavirus-238336/
Читайте нас: