+6 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
28 апрель 2020, 19:00

Бәләбәйдә Республика дәваханәсендәге хәл кабатланамы?

Бүгенге көндә республика дәваханәләрендә коронавирустан 349 кеше дәвалана. Аларның 133енең хәле – канәгатьләнерлек, 185енең - уртача, 31 кеше - авыр хәлдә (12се үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган). Шушы һәм башка мәгълүматларны чираттагы брифингта хәбәр иттеләр.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова әйтүенчә, җиңел формада авыручы 192 кеше амбулатор дәвалау ала. Соңгы тәүлектә републикада коронавирустан үлүнең яңа очраклары теркәлмәгән. Авыручылар саны - 631, соңгы тәүлектә 61 яңа очрак теркәлгән.
Апрельдә барлыгы 76 кеше инфекциядән савыккан, соңгы тәүлектә янә 4 кеше дәваханәдән чыккан.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе вәкиле Венер Изикаев Кытайдагы хәлгә ачыклык кертте. Анда янә коронавирус йоктыручылар ачыкланган. Бүген авыру Харбин шәһәрендәге 78 кешедә теркәлгән. Инфекцияне колледжда белем алучы студент кыз алып кайткан.
Брифингта төбәктә инфекция артуның сәбәпләре хакында сорау бирелде. Ирина Кононова билгеләвенчә, бу хәл лабораторияләр эшчәнлегенең көчәюенә бәйле. Яңа лабораторияләр сафка кертелә бара, 1 майга алар 15 булачак.
Белгечләр авыручы пациентларның кем булуларына да ачыклык кертте – алар барысы да чит илдән кайткан яисә алар белән бәйләнештә булган кешеләр.
Брифингта Бәләбәй үзәк район дәваханәсенә кагылышлы сораулар күп булды. Венер Изикаев билгеләвенчә, бу дәвалау учреждениесендә әле чикләү чараларын бетерү мөмкин түгел, чөнки анда медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар коронавирус йоктыруын дәвам итә. Белгеч хәлне Республика дәваханәсендәге хәлләр кабатлануына тиңләде. Бу дәваханә хакындагы тулырак мәгълүмат иртәгә брифингта булырга тиеш.
Барлыгы бүген чикләү чаралары Башкортстанның биш дәваханәсендә кертелән: республика онкология диспансеры, Стәрлетамакның 1нче дәваханәсе, Бәләбәй, Кырмыскалы, Балтач үзәк район дәваханәләре. Бу дәвалау учреждениеләре ябылган дигән сүз түгел, алар эшен дәвам итә, кайбер бүлекләрдә чикләү чаралары кертелгән.
Коронавирус белән иң күп авыручылар Уфада – 240, икенче урында Бәләбәй – 44, өченче урында Уфа районы – 33, аннан кала Туймазы – 20. Башка районнарда дистәдән артык яисә бер дистәгә җитмәгән.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/B-l-b-yd-Respublika-d-vahan-send-ge-h-l-kabatlanami-242961/

Читайте нас в