+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
30 апрель 2020, 10:50

Коронавирустан котылып булмаячак, ди

Атипик пневмониядән котылган кебек, коронавирусны тулысынча бетереп булмаячак дип исәпли Кытай галимнәре. Алар фикеренчә, дөнья буйлап 211 000нән артык кеше үлгән COVID-19 грипп сыман сезонлы авыру булып калырга мөмкин. Бу хакта Bloomberg яза.

Мөгаен, коронавирус кешеләр белән озак вакыт дәвамында яшәп килгән эпидемия булыр, ул сезонлыга әйләнер һәм кеше организмында сакланыр”, – ди Кытайның Фәннәр академиясенә караган Патогеннар биологиясе институты директоры Джин Ци Пекиндагы брифингта.
Чирне бер билгесез үткәрүчеләр COVID-19ны тулысынча бетерүдә кыенлыклар тудыра, чөнки алар үзләре дә сизмәстән башкаларга инфекция йоктырып йөрергә мөмкин.
Атипик пневмония очрагында чир йоктырганнарның җитди билгеләре күренә иде. Аларны изоляцияләү белән вирус таралудан туктады. Әле исә Кытайда, эпидемия контрольдә булса да, көн саен чирне бер билгесез үткәрүче дистәләгән кешеләр ачыклана.
Моңа кадәр COVID-19ның арытаба сезонлы чиргә әйләнү ихтималын АКШның Йогышлы авырулар һәм аллергия милли институты директоры Энтони Аучи да әйткән иде. Моны ул Көньяк ярымшарда авыру очракларының көзге салкыннар килү белән пәйда булу фактын китереп дәлилләгән иде.
Дөнья икътисадының шактый өлешен туктаткан чикләү чараларына карамастан, әйдәүче галимнәр һәм аерым хөкүмәтләр арасында вирусны бетереп булмас дигән фикер яши. Шуңа сәламәтлек саклау өлкәсендәге кайсыбер белгечләр Һиндстандагы кебек яшьләр арасында коронавирусның контрольләштерелгән таралуын рөхсәт итәргә кирәк, дип исәпли. Яисә Швеция юлы белән китәргә – алар катгый чикләү чараларыннан баш тартты.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Forbes.
Фото: yenikapihaber.com
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Koronavirustan-kotilip-bulmayachak-di-244274/
Читайте нас: