+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
3 Май 2020, 19:25

Вирус кимергә уйламый

Русиядә соңгы көндә зарарланган кешеләр саны 10 мең 633 кешегә артты. Бу бөтен пандемия чоры өчен рекордлы арту, дип хәбәр итә оператив штаб.

Башкортстанда коронавирус инфекциясенең 87 яңа очрагы теркәлде. 3 майга Башкортстанда коронавирус белән зарарланучыларның гомуми саны 1022 кешегә җитте. Ил буенча зарарланучыларның яртысында диярлек инфекция симптомнары сизелмәгән.
Мәскәүдә яңа очракларның иң күп саны - 5948. Мәскәү өлкәсендә 822, Санкт-Петербургта – 295 очрак теркәлгән. Көн дәвамында 58 кеше авырудан вафат булган, 1626 пациент сәламәтләнеп өйләренә кайтарылган. Шулай итеп, Русиядә авыручылар саны 134,687 кешегә җитте.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Virus-kimerg-uylamiy-249835/
Читайте нас: