+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек сагы
5 Май 2020, 20:10

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 1136га җитте

Тәүлек эчендә республикада коронавирус йоктыруның тагы 34 яңа очрагы теркәлгән.

Шулай итеп, төбәктә таҗлы вирус белән авыручылар саны 1136га җитте. Бу хакта Русиядә COVID-19 белән көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә. Пандемия чоры игълан ителгәннән алып Башкортстанда 255 кеше терелгән, коронавирус инфекциясе расланган 14 кеше вафат булган.
Русия буенча алганда соңгы тәүлектә яңа 10 102 вирус йоктыру очрагы теркәлеп, гомум авыручылар саны 155 370кә җиткән. Барлыгы 19 865 пациент савыккан. Үлем очраклары – 1451.
Пандемия чорында һәркемгә нәрсә теләргә була? Сәламәтлек һәм ... түземлек. Изоляциягә түзәргә, “удаленка”га түзәргә, иртәдән кичкә кадәр энергияләрен кая куярга белмәгән балаларга, Wһats App-тан килгән өй эшләрен эшләүгә, дистанцион белем алуга, кибетләргә йөри алмауга, паркларга чыга алмауга, туган-тумачалар, дус-ишләр белән күрешә алмауга – барына да ТҮЗӘРГӘ!

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: gtrk.tv
Фото: Видеодан скриншот.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Bashkortstanda-koronavirus-yoktiruchilar-sani-1136ga-itte-252345/
Читайте нас: